Мөселман зиратына су кертү төгәлләнде. Исегезгә төшерәбез, 4 нче июнь көнне “Мамадыш су каналы” һәм “Водзеленхозстрой“ оешмалары шәһәрнең мөселман зиратына су кертү эшен башлаган иде.
Кешеләр зиратта каберлекләрдәге чәчәкләргә, үләннәргә су сибә алсын өчен, биредә Текстиль урамыннан линия сузып су краны урнаштырдылар. “Әлеге кран җәй айларында гына эшләячәк”,- дип белдерә “Мамадыш су каналы” оешмасы баш инженеры Айрат Гайфетдинов. Зиратта су булмау мәсьәләсе шәһәрдәшләребезне инде күптәннән борчый иде. Алар бу турыда җитәкчелеккә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Бу үтенечләре адресатларына барып җитеп, тиешле чарасы да күрелде.