“Олимп”та чыгарылыш кичәсе.

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

“Олимп”та чыгарылыш кичәсе. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен быел 36 укучы тәмамлады. Аларны хөрмәтләү чарасын район мәдәният йортында үткәрделәр.

 

Футбол, волейбол, кул көрәше, өстәл теннисы һәм җиңел атлетика бүлекләрендә шөгыльләнгән 36 кыз һәм егет “Олимп“ балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе белән хушлаштылар. Биредә шөгыльләнеп, камилләшеп, алар күпме ярышларда катнаштылар, районыбыз данын республика һәм Россия күләмендә таныттылар.

-Бу уку елында безнең мәктәпне күп кенә төрләрдән лидер булган спортчылар тәмамлый. Әмма без киләчәктә дә алар белән элемтәдә булырбыз дип ышанам. Төбәгебезгә киләчәктә дә зур уңышлар алып килсеннәр иде,- диде “Олимп“ балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Алексей Смирнов.

Район мәдәният йортында уздырылган чыгарылыш кичәсендә аларның барысына да махсус дипломнар, төрле дәрәҗәдәге разрядлар тапшырылды.

-Мин волейбол белән шөгыльләнәм. Әлеге мәктәпкә килгән беренче көнемне хәтерлим әле. Бик авыр иде. Уйный белмибез. Әмма тренерыбыз бездән спортчылар ясый алды. Моның өчен аңа зур рәхмәт,- диде Алексей Бушманов.

Районыбыз данын яклаучы барлык чыгарылыш спортчыларыбыз бер сәхнәдә иде. Алар өчен котлау сүзләре шактый яңгырады бу көнне. Мондый тантана спорт мәктәбендә  2005 нче елдан үткәрелә. Быелгысы хакында юбилей дип тә әйтергә мөмкин. Коллективта спортның 7 юнәлеше буенча эшлиләр.

Тантаналы чарада тренерлар да игътибарсыз  калмады. Һәр спорт юнәлеше буенча укытучыларга “Рәхмәт хаты” бирелде.

Кичәдә катнашкан спортчыларыбызның остазлары, әти-әниләре укучыларга имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, алларына куйган максатларына ирешүләрен, спорт белән гомергә дус булып калуларын теләделәр.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International