“Чал тарихлы Гөлстан“ викторинасы тәмам. Быел Татарстан өчен юбилейлар елы–үзенең 1552 елдан соң беренче дәүләтчелек формасы буларак оешкан Татарстан Совет Социалистик Автономияле Республикасы оешуга 95 ел, яңа дәүләтчелек формасы–Татарстан Республикасы оешуга 25 ел тула. Бу уңайдан вакытлы матбугат битләрендә язмалар, радио-телевидениедә тапшырулар системалы чыгып килә; мәктәпләрдә әңгәмәләр, махсус дәресләр уздырыла.
Районның “Нократ“ (“Вятка“) газетасында Урта Кирмән мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Марат Каюмовның “ТАССР-95“ дип исемләнгән викторинасын тәкъдим ителгән иде. Автор эшләрне үзе тикшергән. аның әйтүенчә, викторина сораулары җиңел түгел иде, сораулар әзерләгәндә күп чыганакларга мөрәҗәгать итеп, үзе дә күп әйберләр белгән.
Катлаулы викторинага җаваплар эзләүдә Усали урта мәктәбенең “Туган якны өйрәнү“ түгәрәгенә йөрүче укучылар зур активлык күрсәттеләр. Аларның мөгаллимнәре Лидия Константинова.
Усали мәктәбеннән 9 укучының җавабы килгән. Алар арасында төрле дәрәҗәдәгеләре бар иде. Шунысы әһәмиятле, иң күп балл җыючы укучылар да шушы мәктәптән: Әдилә Нуруллина – 1нче урын; Алинә Насыйбуллина – 2нче урын; Эльмир Фәйзерахманов –3 нче урын.
Җиңүчеләргә һәм әлеге викторинаны уздырган Марат Каюмовка “ТАТМЕДИА“ АҖенең “Нократ“(“Вятка“) мәгълүмат-матбугат филиалы директоры урынбасары Минневәрис Мингалиев Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләре тапшырды.