Парламентаризм торышының 25 еллыгы.

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

30нчы майда, Татарстанның хәзерге тарихында парламентаризм торышының 25 еллыгына багышлап,  Республиканың барлык чакырылыш депутатлары һәм җәмәгатьчелекнең тантаналы җыелышы узды. Татарстан Президенты моннан нәкъ менә 25  ел элекке язмыш сынавының бүгенге казанышлар һәм уңышларның нигезе булуын ассызыклады.Татарстанда закон чыгаручы һәм башкаручы власть арасында төзелгән конструктив диалог алга таба гамәлләр кылып хәрәкәтләнүне  тәэмин итә. “Без Татарстаныбызның даны Россия чикләреннән еракта таралуы белән чын мәгънәсендә горурланабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Безне икътисадый үсешнең югары темплары, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, тарихи-мәдәни мираска сакчыл карашыбыз, рухи үсешебез һәм ихлас кунакчыллыгыбыз өчен бәялиләр. Республикабызның халыклар арасында танылуы инвестицияләр, иң перспективалы проектларны тормышка ашыруга яңа мөмкинлекләр ача.“
“Республиканың дәүләт төзелешенең иң мөһим үзенчәлеге булып властьның барлык дәрәҗәләре һәм тармакларының чирек гасыр буе бердәм хәрәкәт итүе тора“,- диде Рөстәм Миңнеханов.
Элеккегечә үк безнең өчен төп приоритет – туган республикабызның чәчәк атуы һәм татарстанлыларның яхшы тормышы, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

XX гасырның 90нчы елларындагы катлаулы үзгəртеп кору чорында Татарстанның язмышы хəл ителгəндə килəчəк өчен иң мөһим карарлар чыгарган дəүлəт органы буларак, республика парламентының эшчəнлеге Россия тарихында аерым урын били. Татарстан Президенты Рөстəм Миңнеханов тантаналы җыелыш кунакларын сəламлəп, закон чыгаручы һəм башкарма хакимиятлəрнең берлəшүен республиканың яңа елъязмасында соңгы 25 елның əһəмиятле нəтиҗəсе дип атады.

Рөстəм Миңнеханов 1990-1995 елларда ТАССР ның XII чакырылыш Югары Советы һəм яңа закон буенча 1995 елдан Татарстан Дəүлəт Советы исемен алган республиканың əлеге югары вəкалəтле хакимият органы үз заманында Татарстан суверенитеты турындагы Декларацияне, Татарстан

Конституциясен, дəүлəт символикаларын – байрак, герб һəм гимнын кабул итүен, Россия Федерациясе дəүлəт хакимияте органнары белəн Татарстан Республикасы дəүлəт хакимияте органнары арасында вəкалəтлəрне бүлешү турында Килешү төзүгə ирешүен ассызыклады.

Лайф рус

– Бүген без Татарстанның яңа дəүлəтчелек тарихындагы мөһим эшлəргə нəтиҗə ясыйбыз. Кыйблалар алышынган көндə бөтен җаваплылыкны үз өстенə алган республика парламентының ныклы карарлары бүген безгə

сəяси һəм социаль-икътисади уңышларыбыз белəн мактанырга мөм-

кинлек бирə. Татарстан Россия Федерацияcе өчен терəк төбəклəрнең берсе, республика Дəүлəт Советы депутат ларының илдəге законнарны камиллəштерүгə бəйле тəкъдимнəре югары бəялəнə. Бүген Татарстанны Россиядə генə түгел, чит иллəрдə дə яхшы белəлəр. Шушы узган 25 елда Татарстанда гражданлык җəмгыяте төзүгə зур игътибар бирелде. Икътисади үсеш, иҗтимагый-сəяси тотрыклылык, мəдəни кыйммəтлəргə сак мөнəсəбəт

төбəккə инвестициялəр җəлеп итəргə, алгарышлы проектларны тормышка ашырырга юллар ачты. Килəчəккə билгелəгəн яңа максатларыбызның барысы да – Татарстанның иминлеген һəм үсешен саклау бурычын куя, – дип белдерде Рөстəм Миңнеханов.

25 ел эчендә республикада иң элек Минтимер Шәймиев, соңгы 5 елда Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә күп кенә уңышларга ирешелде: яңа икътисадый система барлыкка килде, кешеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга нигез салынды.

Ул билгеләп үткәнчә, узган чор катлаулы иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булды.

«Һичшиксез, республиканың иң яңа тарихында граждан җәмгыяте институтлары аерым роль уйнады, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген 5,5 мең төрле типтагы иҗтимагый берләшмә – җанлы һәм даими рәвештә яңарып торучы организм».

25 ел эчендә татарстанлыларның да социаль кыяфәте үзгәрде, яңа профессияләр һәм социаль төркемнәр барлыкка килде, әйләнә-тирә дөньябыз турында карашларыбыз киңәйде, тулаем без үзебез тәҗрибәлерәк һәм кыюрак була башладык.

«Без Татарстанның Россиядән читтә дә билгеле булуына горурланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безне икътисадый үсеш темпларыбыз, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыгыбыз, тарихи-мәдәни мираска сакчыл мөнәсәбәтебез, рухиятне үстерүебез һәм ихлас кунакчыллыгыбыз өчен хөрмәт итәләр. Республиканы халыкара тану инвестицияләр өчен дә, аеруча перспектив проектларны гамәлгә ашыру өчен дә яңа мөмкинлекләр ача».

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International