Ишки зираты хәзер ялт итеп тора. Бөтен авыл халкы җыелышып өмә үткәргән.

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Ишки зираты хәзер ялт итеп тора. Бөтен авыл халкы җыелышып өмә үткәргән. Бер генә корган, картайган агачны да калдырмыйча кискәннәр. Чардуганнар яңартылган һәм буялган. Чаллыда яшәүче авылдашлары Диләрә Мансур кызы Ганиева белән аның улы Ринат Хөсәен улы буяу биргән булганнар. Аның белән зират коймаларын эчтән һәм тыштан буяп чыкканнар. Ә бу эшләрне Руслан Вафин, Мансур Ганиев, абыйлы-энеле Сөләйман һәм Рөстәм Гафуровлар башкарган. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәбиев сүзләренә караганда, зират коймаларының озынлыгы километр ярым тәшкил итә. Димәк алар өч километр койма буяганнар. Ишки халкы бүген буя белән ярдәм иткән авылдашларына да, бу эшне башкаручыларга да зур рәхмәтле. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International