Булачак инженерларны һәм конструкторларны бүләкләделәр. “Техностарт-2015“ беренче район фестивале тәмам. Бәйгенең йомгаклау этабы шәһәрдәге 4нче санлы мәктәп базасында үтте.
Әлеге фестивальнең төп максаты- педагогларның тәҗрибә байлыгын үстерү, укучыларда фәнни-техник һәм фәнни-эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну уяту. Шулай ук районның мәгариф оешмаларында фәнни-техник иҗат белән шөгыльләнүне стимуллаштыру да мөһим факторларның берсе.
Ике айдан артык дәвам иткән бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән 300 укучы катнашкан. Ярыш үзе 4 этаптан гыйбарәт иде. Иң элек автомодельләштерү буенча конкурс узды. Бераз соңрак авиа, судо һәм ракетамодельләштерү буенча да ярышлар үткәрделәр. 4нче санлы мәктәптә оештырылган чара фестивальнең йомгаклау этабы. Аны ачу тантанасында катнашкан район мәгариф бүлеге җитәкчесенең урынбасары Радик Гатин әйтүенчә, бу фестиваль традицион булачак. Аны үткәрү өчен төбәгебезнең мәшгульлек үзәге зур ярдәм күрсәткән. Коллектив профориентлашу юнәлеше буенча 50 мең сум акча күчерә. Әлеге сумма бүләкләр алуга тотылган. Радик Гатин мәшгульлек үзәге коллективына зур рәхмәт белдерде, ә укучыларга һәм педагогларга техник иҗат тармагын үстерүдәге эшләрендә уңышлар теләде.
Йомгаклау тантанасында Олыяз лицее һәм шәһәрдәге 1нче санлы мәктәп укучылары да чыгыш ясадылар.
Алга таба авто, ракета һәм авиа модельләр белән күрсәтмә чыгышлар тәкъдим ителде.
Соңыннан җиңүче һәм призлы урыннарны алучыларны тәбрикләделәр. Автомодельләштерү номинациясендә 3нче санлы мәктәптән Илдар Хәлиуллин һәм Югары Ушма мәктәбеннән Разат Садыйков 1нче урынны яуладылар.
Авиамодельләштерү номинациясендә 4нче мәктәптән Илдар Хәлиуллин белән Олыяз лицееннан Салават Мурзин җиңү яулады.
Ракетамодельләштерү буенча иң яхшы эшләрнең авторлары Олыяз лицееннан Нияз Закиров белән КөекЕрыксадан Искәндәр Хәев.
Судомодельләштерүчеләр арасында 1нче санлы мәктәптән Артур Әскәров белән Түбән Ушмадан Салават Төхвәтовка 1нче урын бирелде.