Юлчылар агач утыртты.

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

Юлчылар агач утыртты. “Татавтодор“ ААҖ Мамадыш филиалы коллективы яз һәм хезмәт бәйрәме кысаларында өмәгә чыктылар. Эш барышын безнең иҗат төркеме дә күзәтеп кайтты.

Әйләнә-тирәдә күпме генә агач булмасын,  яшеллек беркайчан да артык булмый. “Татавтодор“ ААҖ Мамадыш филиалы хезмәткәрләре әнә шундый фикердә. “Бөтен районның яшелләндерү эшенә  керешкәнлеген күреп, без дә коллективыбыз белән  язгы төзекләндерүгә үз өлешебезне кертергә булдык“,- ди алар.

Хезмәт өмәсе оешманың төп офисы урнашкан асфальт-бетон ясау заводы территориясендә һәм аның тышкы ягында алып барылды. 30 якын кеше ике төркемгә бүленеп агач-куаклар утырту һәм кара балчык таратып, газон үләне чәчү кебек эшләрне башкардылар. Үсентеләр Кама урманчылыгыннан кайтарылган. Аларның күпчелеген миләш, балан, сирень тәшкил итә. Өмәдә филиал директоры Виктор Кузнецов үзе дә катнашты. Аның әйтүенчә, биредә бу төр эшләр завод ачылган вакыттан алып барыла.

Өмәчеләр үсентеләрне җиргә төртә тордылар, савытларга су тутырып чыгып, шунда ук сибү дә оештырылды. Бу чарада катнашучыларның бөтен теләге: яшь  агачлар  тамыр җибәреп, үсеп кенә китсеннәр.

Хәзерге көндә районда да территорияләрне яшелләндерү эше алып бара.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International