ТР хәрби комиссариатының Мамадыш бүлеге җитәкчесе Андрей Синкевич бу атнада ветераннарга медальләр тапшырды. “Белоруссия Республикасын фашист илбасарларыннан азат итүнең 70 еллыгы“ медале һәм әлеге ил Президенты Александр Лукашенко имзалаган өчпочмаклы котлау хаты Чулпан Сәлах кызы Мещанова, Татьяна Ивановна Яковлева һәм Анна Клинова исеменә юлланган. Алар өчесе дә 37нче зенит полкында хезмәт иткәннәр.
“Без зенит полкында хезмәт иткәнлектән рота артыннан бардык. Төп бурычыбыз- дошман самолетларын бәреп төшерү иде. Безнең сугышчан техникалар күп һәм көчле иде. Илне азат итүдә һәркем зур роль уйнады”,- дип искә ала Татьяна Яковлева.
Белоруссия Республикасын фашист илбасарларыннан азат итүдә меңләгән совет сугышчылары катнаша, күпләр шунда башларын сала. Бу вакыттан бирле инде 70 ел үтсә дә, әлеге ил хөкүмәте һәм халык тыныч тормыш бүләк итүчеләрне онытмый. 70 ел тарихи үлчәүләр буенча бик кыска вакыт булса да, бу бер кеше гомеренә тиң. Сугыш афәтләре күрмәгән берничә буын үскән. Бәйсезлек яулаган кешеләр алдында алар үзләрен бурычлы итеп тоя. Юкка гына Белоруссияне фашист илбасарларыннан азат ителгән көн республикада иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Бәйсезлек көне дип игълан ителмәгән.
“Белоруссияне азат итүдә катнашкан якташларыбыздан бүгенге көндә өчесе генә исән. Алар барысы да иң җаваплы вазыйфаларның берсен башкарганнар- күгебезне саклаганнар. Ветераннарга чиксез рәхмәт сүзләре әйтеп, алар алдында баш иябез”,- диде Андрей Синкевич.
Белоруссия Республикасын фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан өченче якташыбыз Анна Клинова бүгенге көндә башка шәһәрдә яши. Медальне аңа туганнары аша тапшырачаклар.