9нчы май иртәсе Мамадышта ике әһәмиятле чара белән башланып китте.

2015 елның 9 мае, шимбә
9нчы май иртәсе Мамадышта ике әһәмиятле чара белән башланып китте. Төзекләндерүдән соң Туган төбәкне өйрәнү музее һәм Хәтер аллеясында тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары хөрмәтенә һәйкәл ачылды.
Яңа төсмер алган, тыштан ук үзенә җәлеп итә торган музей Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көнне ачылды. Тантанада ветераннар, күпсанлы кунаклар катнаша. Район башлыгы Анатолий Иванов сәламләү чыгышында искәртүенчә, бүгенге вакыйга төбәгебез тарихына алтын хәрефләр белән язылачак.
“Музей тарихи истәлекләр генә түгел, ә патриотик тәрбия бирү урыны да. Үткәнен белгәннең генә киләчәге бар диләр бит. Алга таба янәшәдәге бинаны да музей карамагына бирергә планлаштырабыз. 50-100 елдан соң килер буыннарга, безнең бүгенге тормышыбыз да кызыклы булачак. Яңа музей шәһәр халкы һәм кунакларның яратып килә торган урыны булсын”,- диде Анатолий Иванов.   
Район башлыгы музейны төзекләндерүдә,  аны экспонатлар белән баетуда зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Рәсми тантанадан соң, бинаның эчке өлеше белән таныштылар. Ике катлы бинада 11 зал эшли.
Музейда барлыгы 6000 артык экспонат исәпләнә. Аларның 3 меңләбе экспозицияләрдә урын алган. 19нчы гасырда төзелгән ике катлы бинада мамонтлар яшәгән чордан алып бүгенге заман тарихын чагылдырган экспонатлар бар. 1981нче елда мөгаллимә, Бөек Ватан сугышы ветераны Елизавета Андронова инициативасы белән булдырылган әлеге объектны хәзер төбәгебез күрке дияргә була.
Туган төбәкне өйрәнү музеен төзекләндерүгә федераль акчалар да җәлеп ителгән. Билгеле булганча, Мамадышыбыз узган ел Россия күләмендә уздырылган иң төзек шәһәрләр конкурсында җиңеп чыгып, акчалата премиягә лаек булган иде.
Алга таба Дан монументы янәшәсендә Бөек Ватан сугышы чорында тылда армый-талмый хезмәт куючылар, сугыш еллары балалары хөрмәтенә куелган һәйкәл ачылды. Анда баласы белән кырда эшләүче ана һәм хат ташучы кыз сурәтләнгән. Бүгенге көндә районыбызда 1360 тыл ветераны исәпләнә, 216 якташыбыз сугыш елларында ачлыктан һәм авыр хезмәттән вафат булганнар. Әлеге һәйкәлне төзү идеясен ветераннар советы вәкилләре, иҗтимагый оешма активистлары тәкъдим иткән. Ә район җитәкчелеге әлеге фикерне хуплап каршы ала. Анатолий Иванов һәйкәлне төзүдә катнашучыларга, башка авылларда һәйкәлләр төзетүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Сүз уңаеннан, районда Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы алдыннан 9 яңа һәйкәл барлыкка килде, искеләре төзекләндерелде.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International