Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов Указы нигезендә Мамадыш муниципалә районы башлыгы “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне күтәрүдәге уңышлары өчен“ медале белән бүләкләнде.Әлеге бүләк муниципаль районы башлыгыбызга җөмһүриятебездә җирле үзидарәне булдыруда һәм үстерүдә, җирле үзидарәләр органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә, тарихи һәм җирле традицияләрне истә тотып халык мәнфәгатьләреннән чыгып, җирле әһәмияттәге мәсьәләрне чишүдә, Мамадыш муниципаль районының социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешен үстерүгә керткән зур өлеше өчен лаек булды.