Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәр алдыннан районыбыз торак пунктларында 8 яңа һәйкәл ачылды.
2015 елның 8 мае, җомга
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәр алдыннан районыбыз торак пунктларында 8 яңа һәйкәл ачылды. Аларда яу кырыннан әйләнеп кайта алмаган якташларының исемнәре уеп язылган. Гомумән, фронтта ятып калган мамадышлыларның саны 8 меңнән артык.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау көне алдыннан 8 авылда яңа һәйкәлләр ачылды. Тантаналы чараларның берсе район башлыгының туган ягы- Ылыяда уза.
Ылыядагы һәйкәлгә язылачак исемнәрне эзләү өчен Җөри урта мәктәбе укытучысы Владимир Кузнецов зур көч куйган. Бу авылдан фронтка киткән 100 кешенең 50се генә әйләнеп кайта. Алар арасыннан Михаил Ильин гына бүген безнең арада. Һәйкәлне булдыруга һәрьяклап ярдәм күрсәткәннәре өчен ылыялылар район башлыгы Анатолий Ивановка, аның энесе, “Чулпан” иминият компаниясе филиалы җитәкчесе Николай Ивановка, Казандагы “Энергострой” җәмгыяте җитәкчесе Юрий Федоровка һәм башка авылдашларына чиксез рәхмәтле.
Бүгенге көндә дистәгә якын йортта, нигездә, өлкән яшьтәгеләр генә яшәүче Урта Шүләңгер авылында да һәйкәл ачылды. Авылдан сугышка киткән 35 кеше кайтмый. Һәйкәлдә аларның исемнәре мәңгеләштерелгән. Киләчәктә аның янәшәсендә фронттан исән кайткан кешеләрнең исемнәре язылган таш та урын алачак, дип белдерде тумышы белән Урта Шүләңгердән булган Мамадыш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов. Шунысы сөенечле, кечкенә генә Урта Шүләңгердә булып узган әлеге тарихи вакыйга күп кенә авылдашларны җыйган иде. Һәйкәл урнаштыру эшләрен төп башлап йөрүче бүгенге көндә Ижевск шәһәрендә яшәүче Рафис Хәкимов икән.
Әлеге чараларда һәйкәлләрне булдыруда активлык күрсәткәннәр район җитәкчелеге тарафыннан билгеләп үтелде, мәктәп укучылары ветераннарга патриотик рухта әзерләгән чыгышларын бүләк иттеләр.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
11
май, 2026 ел
АТНАЛЫК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
8-12 май көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы көтелә (4 класс).
9
май, 2026 ел
Мамадышта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.
Анда район башлыгы Вадим Никитин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, район прокуроры Артур Князев һәм район хәрби комиссары Роман Мороз катнашты.
Мамадыш муниципаль районы Башлыгының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан котлавы
Сезне чын күңелдән илебезнең, халкыбызның иң бөек бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйм.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз