Хезмәт өмәсендә хастаханәдә эшләүчеләрнең зур күпчелеге катнашты. Әлеге коллектив шушындый чараларда нәкъ менә бердәмлеге белән башкаларга үрнәк булып тора. Агач утыртучылар арасында Галина Штукинаның туганы Валерий Смирнов та бар иде. Ул үсентеләрне әбисе һәм бабасы хөрмәтенә утырта.
“Сугышта катнашучылар арасында безнең туганнарыбыз да бар иде- әбиебез Александра Зайкова һәм аның апасы Зоя Овсянникова, иптәше Николай Овсянников. Алар сугышны башыннан азагына кадәр үттеләр. Кабат тыныч тормышта сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куйдылар”,- ди Галина Штукина.
Өмәдән хастаханәнең баш табибы Дамир Хаҗиев та читтә калмады. Аның әйтүенчә, хәзер төп бурычлары- әлеге агачларны саклау һәм тәрбияләп үстерү. Ә киләчәктә паркның территориясен тагын да зурайтырга уйлыйлар.