8нче май көнне Нократ яр буенда мәдәни сезон ачылышы.

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

8нче май көнне Нократ яр буенда мәдәни сезон ачылышы. Казаннан артистлар катнашында концерт та планлаштырылган. Мамадышлылар, төбәгебез кунаклары Артур-Марат дуэты, "Кыю кызлар" төркеме чыгышларын бәяли алачаклар. Концерт 20 сәгатьтә башлана. Сүз уңаеннан,шул ук көнне, 19.00 сәгатьтә, шәһәребезгә “Алдан“ теплоходы белән туристлар килә. Алар өчен шәһәребездә экскурсияләр, сувенир продукцияләр сату ниятләнә. Кунаклар Совет урамындагы музей, һәйкәлләр, чиркәү, үзәк мәчет, “Изге касә“ комплексы, башка истәлекле урыннар белән танышачаклар. Әлеге теплоход шәһәребездә 13нче майда да булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International