Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан веломарафон. 8 нче май көнне, 17.00 сәг тә, шәһәр урамнары буйлап кулларына Җиңү байрагы тотып, түшләренә Георгий тасмалары беркетеп велосипедчылар җилдерәчәк. Чарада катнашырга теләк белдерүчеләрне бераз иртәрәк, 16. 30 сәг кә, “Хыял” яшүсмерләр йорты турысына чакыралар. Катнашучылар яше чикләнмәгән.