9 нчы май алдыннан районыбыз кадетлары тантаналы төстә ант кабул итәчәкләр. Чара 8 нче май көненә, 14.00 сәг кә билгеләнгән. Әлеге анттан соң аларны тулы хокуклы кадетлар, дип санарга мөмкин булачак. Ант кабул иткәннән соң алар Җиңү паркына юнәләчәкләр. Биредә яшь кадетлар БВС ветераннары белән бергеләктә 64 агач үсентесен утыртачаклар. Җиңү паркы 64 зәңгәр чыршы агачы белән тулыланачак. 64 саны да очраклы түгел, чөнки бүгенге көндә районыбызда нәкъ 64 ветеран исән-сау. Сүз уңаеннан, нәкъ 8 нче май көнне авыл җирлекләрендә батырлар исемен мәңгеләштерү йөзеннән һәйкәлләр ачылышы көтелә.