9 май – Җиңү бәйрәме якынлаша. Быел ул аеруча үзгә - юбилей бәйрәме булачак. «Нократ дулкыннары» радиосы оешма, предприятие, авыл җирлекләренә җирле радиода ветераннарын котлау мөмкинлеге бирә. Аерым кешеләр дә өлкән яшьтәге туганнары, күршеләре, авылдашларына радиодулкыннар аша бушлай тәбрикләү сүзләре җиткерә ала. Сугышта катнашкан, тылда хезмәт куйган апа-абыйларыбызга кадер-хөрмәтебезне кызганмыйк. Белешмә өчен телефоннар: 3-17-65