“Нижәли Толстой шулай дигән?”

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
“Алдан” теплоходы Мамадыштан соңга калып кузгалды. Чөнки моңа коллегам Гөлназ Кадыйрова “гаепле”. Ул Мамадыш колбасасы, сыры, лимонады турында тәмләп сөйләгәннән соң, ничек инде берәр кибеттәән аларны алмыйча китәсең, ди. Хәер, барысы турында да тәртип белән.
Туристларны җәлеп итәр өчен нинди торак пунктлары кирәк? Минемчә, аның тарихы, архитектурасы, истәлекле урыннары, музейлары, табигать тудырган могҗизалары... булу – туризмны үстерүдә иң мөһим факторларның берсе. Бу яктан Мамадыш Рим, Неаполь, Венеция булмаса да, сөбханалла, читтән килгән кунакларга күрсәтерлегебез бар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан шәһәребезгә Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Кострома һәм башка шәһәрләрдән туристларны Түбән Новгород – Нократ Аланы маршруты буенча алып чыккан “Алдан” теплоходы тукталды. Кызганычка каршы, кунакларга Мамадыш белән танышу өчен вакыт күп бирелмәгән иде. “Алдан” капитанына барыбер нервларын тынычландырырга туры килгәндер. Теплоход кичке сәгать 7дә кузгаласы урынга, 15-20 минут соңга калып, Нократ яр буеннан аерылды.
Миңа бер төркем туристлар белән автобуста бару бәхете тәтеде. Бер-икесе белән танышырга да өлгердем.
Шәһәрегез яныннан 7нче май көнне кичен узып киттек. Нократ яр буендагы төсле фонтаннан теплоход борылыштан югалганчы күз алмадык. Маршрут буенча Чабаксар, Йошкар-Ола, Чистай, Нократ Аланы кебек шәһәрләрдә тукталдык, әмма провинциаль шәһәрнең шундый матур булына күңелебез һаман да ышанмый әле.
Ул көнне гид ролен үтәгән коллегам Гөлназ Кадыйрова Мамадышыбыз турында тәмләп, тәфсилләп сөйләгәндә, автобус эчендә үле тынлык хөкем сөрде. Янәшәмдә утырган бер абыйның бөек рус язучысы Лев Толстойның канатлы сүзләре турында ишеткәч: “Ниҗәли Мамадышыгыз Толстойны да матурлыгы белән үзенә әсир иткән?” – дигән сүзләрен күңел түренә салып куйдым. “Изге касә“гә баргач, нигездә өлкән яшьтә булган туристларны чишмәдән, төрле җиләк-җимешләрдән, үләннәр катнашмасыннан ясалган кайнар чәйдән, төрле кайнатмалардан сыгылып торган өстәл яныннан тиз генә аерып була иде мени? Араларында су коенып чыгучылар да табылды. Иң мөһиме, “Изге касә“дән берсе дә буш кул белән китмәде. 1,5 литрлы биш шешәгә су алган бер ханымга аларны автобуска кадәр күтәрешеп барырга туры килде үземә.
- Бу суны, кайткач, ашар алдыннан берәр рюмкалап кына эчәчәкмен, - диде ул.
Кире шәһәргә кайтканда, Мамадышта җитештерүче предприятиеләр турында сүз кузгалуга, туристлар үзләрен берәр кибеткә алып керүләрен сорадылар. Бу бәхет тәтеде аларга, крайны өйрәнү музеена кереп чыккач та. Яңартылган музейга беренчеләрдән булып алар керде дә инде. Биредәге экспонатлар белән озаклап таныша алмадылар, сораулары да калгандыр инде. Һаман шул вакыт кысанлыгы “аяк чалды”. Ә инде халык телендә “Беренче кибет” дип йөртелгән “Супермаркет”тан алар Мамадыш сыры, колбасасы, лимонады төяп чыктылар. Гөлназның вакытның чыгуы турында искәртүе дә әллә ни тәэсир итмәде. “Бездән башка беркая да китмиләр,” – диештеләр.
Фото.
Ирле-хатынлы Ольга һәм Александр Смирновлар, Костромадан:
–Без отпуск ялларында Россия елгалары буйлап сәяхәт итәргә яратабыз. Себердәге Амур, Енисей, Лена, Обь, Иртыш елгаларында булдык инде. Быел Чулман белән Нократны күрәсе килде. Шәһәрегез дә бик матур. Исән-сау булып, тагын килеп чыгарга насыйп булса, Мамадыш тагын да матураер, яңа төсмерләргә күмелер, дип ышанабыз.
Ышанып кына калмагыз, һичшиксез үзгәрәчәк ул. Туристлар да елга берничә мәртәбә тукталырлар, шәт. Хәер, бу атнада чираттагы кунакларны каршы алачакбыз.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International