Нократ яр буенда 2015нче елгы мәдәни-күңел ачу сезоны ачылды.

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
Нократ яр буенда 2015нче елгы мәдәни-күңел ачу сезоны ачылды. Шул хөрмәткә әзерләнгән концерт программасын җирле үзешчәннәребез ачып җибәрде. Алга таба район башлыгы Анатолий Иванов “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең финал өлешләрендә катнашып, беренче урынны яулаган “Кристалл“ бию төркеменә, нәфис сүз остасы Дмитрий Пономаревка, вокал номинациясендә өченче булган Гүзәл Хәйриевага, Алисә Хәсәншинага, “Каприз“ бию төркемнәренә бүләкләр тапшырды. Район башлыгы белдерүенчә, узган сезонда Нократ яр буенда мамадышлылар һәм төбәгебез кунаклары өчен 18 музыкаль программа тәкъдим ителгән булса, быел да аннан ким булмаячак. Тамашалар шимбә кичендә куелачак. Ә сезон ачылышы уңаеннан яр буе сәхнәсендә Артур-Марат дуэты һәм “Кыю кызлар“ төркеме чыгыш ясадылар.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International