Яңа балалар бакчасы исемле булды. 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы тиздән, агымдагы елның августында , Мамадыш совхозында ишекләрен ачачак. Берничә ай дәвамында райондашлар “Есть контакт” төркемендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенә исем эзләделәр. Район җитәкчелеге барлык тәкъдимнәрне караганнан соң, “Салават күпере - Радуга” исемендә тукталдылар.