Мәдәният хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗәләр ясап, алдагы чорга бурычлар билгеләде.

2015 елның 2 мае, шимбә
Мәдәният хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗәләр ясап, алдагы чорга бурычлар билгеләде. Коллективның йомгаклау утырышы район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә уза. Җитәкче искәртүенчә, аеруча эре авыллардагы мәдәният учрежденияләренә эшне активлаштыру зарур. 
 
Традицион еллык йомгаклау утырышы район мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Никифорованың хисап чыгышы белән башланды. Эшлекле чара район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә узды. Киңәшмә эшендә башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов белән аның урынбасары Алена Смирнова да катнаштылар.
Төп докладтан күренгәнчә, бњгенге кљндђ районыбызныћ мђдђният бњлеге 400 якын кешене берлђштерђ. Шуларныћ 240 мђдђният йортларында, клубларда, 11 музейларда, 40 якыны балалар сђнгать мђктђбендђ, якынча 80 кеше њзђклђштерелгђн китапханђлђр системасында хезмђт куя. Мамадышыбызда 140 мђдђни–књћел ачу учреждениялђре эшли. 2012нче елда Татарстан Президенты карары белђн кабул ителгђн “Авыл клублары” республика программасы ярдђмендђ Кече Сон, Баскан, Түбән Яке торак пунктларында яћа мђдђният учаклары сафка басты. Быел шушындый ук бина Красная Горка җирлегендә ачылачак.
“2014нче ел мәдәният елы дип игълан ителгән иде. Шунлыктан, ил күләмендә әлеге тармакны үстерүгә зур игътибар бирелде. Күп кенә эшләр башкаруга ирештек. Әмма уңай күрсәткечләр белән беррәттән, минуслар да юк түгел. Аларны яхшы якка үзгәртү төп бурычыбыз булып тора”,- диде Зөлфия Никифорова.
Аның әйтүенчә, 2013нче елда мәдәният бүлегендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 11495 сумны тәшкил иткән булса, узган ел әлеге сан 14515 сумга җиткән.
Бүген оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре, үзешчән сәнгать осталары да мәдәни чараларга актив җәлеп ителәләр: алар тарафыннан төрле темаларны үз эченә алган концертлар, театраль тамашалар, КВНнар һәм башка чаралар үткәрелә. Узган ел районда 7 меңнән артык мәдәни чара уздырылу шул турыда сөйли.
Коллектив алдына куелган төп бурычларга килгәндә, беренче чиратта авыллардагы мәдәният учрежденияләренең эшчәнлеген активлаштыру шарт.
“Авыл җирлекләре арасында үткәрелгән смотр-конкурсның нәтиҗәләре гаҗәпкә калдырды. Олыяз, Тәкәнеш үзешчәннәре призерлар исемлегенә эләкмәде. Бу төбәкләрдә нинди зур мәдәният учаклары эшли. Ә менә Уразбахта авылында шартлар да бик кулай түгел. Тик шулай да алар югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Авыллардагы мәдәният учреҗденияләрендә башкарасы эшләр күп әле”, – диде район башлыгы Анатолий Иванов.
Утырыш кысаларында төп күрсәткечләре белән үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, төбәкне өйрәнү музее һәм Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе директорлары да таныштырдылар.
Алга таба коллективның алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар. Тантананы концерт номерлары дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International