Уникаль альманах басма көтә.

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
“Күңел җәүһәрләре” альманахы басмага әзерләнә. Әлеге җыентыкта авыл җирлегендә яшәп иҗатка тартылучы кырыклап райондашларыбызның шигыръләре урын алачак. Шигъри тәлгәшләрне туплау эше белән район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы шөгылъләнде. Аларны китап итеп теркәү эше “Агымсу” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Вәрис Гали җилкәләренә ятты. “Күңел җәүһәрләре” җыентыгы тиздән укучы хөкеменә тапшырылачак. Гомуми тиражы 200 гә якын.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International