22 апрельда Мамадыш районының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “Георгий тасмасы” акциясендә катнаштылар.

2015 елның 24 апреле, җомга

2015 елнын  22 нче апрелендә Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә “Язның яхшылыклар атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы” акциясе нигезендә “Георгий тасмасы” акциясе старт алды.  ГХАТ бүлегенә килгән Һәрбер кешенен күкрәгенә Георгий тасмасы беркетелде, ул Җиңү көненең символы, һәм безнең ветераннарыбызга рәхмәтебезне, хөрмәтебезне белдерү.

Георгий тасмаларын беркетү акциясе Жиңү көненә хәтле барачак. Бу көнне хәтерләү безнең изге бурычыбыз дип саный һәр хезмәткәр. Беренче тасманы Фания Шамилевна яңа туган Варвара исемле балага берекетте. Ул ана Һәм аның туганнарына бәхетле, тыныч тормыш, гаилә иминлеге теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International