Мамадыш мәдрәсәсендә уникаль очрашу көтелә

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
24 нче апрель көнне, биредә кунакта табиб-терапевт, күп санлы китаплар авторы Галимә Харисова. Галимә ханым – ислам җәмгыяте өчен яңа кеше түгел. Аның эшчәнлек диапазоны гаятъ киң. Хезмәтләре белән Рәсәйдә, чит илләрдә дә данлыклы. Галимә Харисованың “Без Исламны сайлыйбыз. Сәламәтлек серләре һәм гасыр чирләрен дәвалау”, “Ислам педагогикасы- сәламәтлек чыганагы” һәм башка китаплары укучы күңелен яулады. Галимә ханым өч көндә гарәп әлифбасын укырга һәм язарга өйрәтә алучы шәхес тә. Әлеге эксклюзив методиканы үзләштерәсегез, Галимә Харисова белән якыннан танышасыгыз килә икән,24 нче апрель көнне, 16.30 сәгатьтә мәдрәсәгә рәхим итегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International