Эшмәкәрләр өчен форум узачак

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү максатында агымдагы елның 27нче апрелендә киңәйтелгән семинар-киңәшмә үткәрелә. Анда 300ләп эшмәкәр, фермер, шулай ук районыбызның оешма-предприятиеләре җитәкчеләре дә катнашачак. Татарстан Республикасының Икътисад, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минстрлыклары һәм башка ведомство вәкилләре дә булачак. Чара кысаларында финанс-кредит учреждениеләре, лизинг компанияләре, җиһаз һәм техника белән тәэмин итү буенча арадашчыларның мәгълүмат күргәзмәсен оештыру да планлаштырылган. Район мәдәният йортында (Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 42нче йорт, спортзал) үтәчәк әлеге күргәзмә белән барлык кызыксынучылар да танышырга мөмкин. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International