Тарихи объектлар дизайнына үзгәрешләр кертеләчәк

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Тарихи объектлар дизайнына үзгәрешләр кертеләчәк. Районыбызның баш архитекторы Рамил Миннеханов сүзләренә караганда, иң беренче чиратта Фәрит Яруллин, Шәйхи Маннур һәйкәлләре яңартылачак. Постаментлар тагын да югарырак урнаштырылачак, декоратив плитә белән тышланачак. Шул рәвешле, алар ел да косметик ремонт таләп итмәячәкләр. Төзекләндерү эшләре Хәтер аллеясында да алып барылачак. Исегезгә төшерәбез,биредә хәзерге вакытта сугыш ятимнәре истәлегенә һәйкәл кору эше дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International