Бәрәңге басуы булачак

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Соңгы елларда халык “икенче икмәк“ – бәрәңге уңышы белән мактана алмый, дисәк тә дөрес булыр. 2010нчы елдагы корылыктан соң һаман да мантый алмыйбыз әле. Уңыш булмаганлыктан, ул читтән күпләп кертелә.
Чит илләрдән кайтартылган бәрәңге орлыгын безнең туфрак  бик авырлык белән генә “кабул итә“. Өлкәннәр белмичә әйтмиләрдер, бәрәңге кешенең бакчасына яраклашсын өчен кимендә ике-өч ел кирәк. Шуңа күрәдер инде, соңгы елларда зур күпчелек бакчаларында “икенче икмәк“ уңышы белән мактана алмый. Тагын шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, корылыкка чаклы килограммы биш-алты сумнан артмаган бәрәңгене бүгенге көндә өч-дүрт тапкырга кыйммәткәрәк сатып алырга мәҗбүрбез. Җитмәсә санкцияләр кертелү дә йогынты ясамыйча калмады. Әлеге төр яшелчәгә булган кытлыкны хәл итү максатында, районыбыз хакимияте бәрәңге утыртырга теләүчеләр өчен быел шартлар тудырачак. Моның өчен Красная Горка авыл җирлеге территориясендә 17 гектар мәйданда җир бүленә. Ул бәрәңге утыртканчыга кадәр эшкәртеләчәк. Моның өчен кесәдән бер тиен акча да чыгарырга кирәкми. Басу Красная Горка авылының Заречная урамы башыннан башлана, әйләнгеч юлның ике ягында да. Димәк, әллә кая ерак китәсе түгел. Кем күпме сутый утыртасы килә, алдан гариза гына бирергә кирәк. Моның өчен Красная Горка авыл җирлегенә түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә була: 8-927-459-71-80 (Лидия Николаевна Батыгина, 8-17 сәгатьләрдә). Орлыкка килгәндә, аны республикабызның бәрәңгечелек белән җитди шөгыльләнгән төбәкләреннән кайтартырга була. Мәсәлән, Кукмара, Арча, Биектау районнарынннан орлыкның бер килограммын, репродукциясенә, сортына карап, 30 сумнан алып 60 сумга кадәр бәһагә алырга мөмкин.
Бүген авылларда да буш пуҗымнар шактый. Аларга да “җан өрергә“ була. Авыл җирлекләре башлыклары андый участокларга бәрәңге, яшелчә утыртучыларга, терлек азыклары үстерергә теләүчеләргә мөмкинлекләр тудырырга тиешләр. Бүгенге көндә шәһәрләрдә яшәүчеләр, әгәр салада туган нигезләре бар икән, аларны буш тотмаслар, дип ышанасы килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International