Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
“Без Булдырабыз! Без Бергә! Мы можем! Мы вместе!“
2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Татарстанлылар “Президент белән бергә“ иҗтимагый хәрәкәтенә берләштеләр. Яңа хәрәкәтнең төп максаты – “Стратегия-2030“, Президент программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда үзеннән өлеш кертергә әзер татарстанлыларны берләштерү. Бу карар 13нче апрель көнне узган “Без Булдырабыз! Без Бергә! Мы можем! Мы вместе!“ Форумында кабул ителде. Аның эшендә 87нче һөнәри көллият мөгаллиме – “Хәтер“ әзләнү отряды җитәкчесе Вера Фәйзриева да катнашты.
Татарстандагы яшьләр оешмаларының инициативасы белән республикакүләм “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте булдырылды. Әлеге хәрәкәтне 13нче апрель көнне “Без булдырабыз! Без бергә!” республика иҗтимагый форумы кысаларында 40 артык иҗтимагый оешма вәкилләре төзеделәр. Яңа хәрәкәтнең төп максаты – Президент программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда үзеннән өлеш кертергә әзер татарстанлыларны берләштерү.
Форумның идеясе инде шактый вакыт элек туган. “Гражданское общество“ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Игорь Бикеев очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: “Без, республиканың иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, заманча, соңгы елларда шактый үзгәргән шартларда ничек яшәргә, ничек үсәргә, кайсы проектларны алга этәрергә һәм теләктәшлек белдерергә, яңа халәттә бер-берләребезгә һәм үзебезгә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында фикер алыштык“,- дип белдерде.
Форумда Татарстан иҗтимагый оешмаларының 250дән артык вәкиле катнашты. Аның кысаларында 3 тематик мәйданда фикер алышу оештырылды. Шуларның беренчесе- “Стратегия – 2030”. Аны булдыру идеясен Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Документ өстендә белгечләр генә түгел, ә гади халык та эшләгән. Чөнки республика җитәкчелеге һәрвакыт кешеләр фикеренә таянып эш йөртә.
-Миңнеханов стратегиясе һәр татарстанлыны киң перспективалар һәм гарантияләр белән тәэмин итә. Соңгы 5 елда республика төп социаль-икътисади юнәлешләрдә үзенең алдынгы урынын ныгытты. Бүген, илебездә күзәтелә торган катлаулы чорда, Татарстан үсешен саклап калу өчен берләшү тагын да зуррак әһәмияткә ия, – дип ассызыклады ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев.
“Стратегия – 2030” проекты – республиканың ни рәвешле үсеш алуы, социаль-икътисади юнәлешнең кайсы өстенлекле яклары сайлануы өстендә эшләү ул,- дип сөйләде ТР Дәүләт Советы депутаты, КДМУ ректоры Алексей Созинов.
-Хәзер республика “Стратегия-2030“ хакында фикер алыша. Бу Татарстаныбызның киләчәктәге үсеше турында эшләү. “Президент белән бергә” хәрәкәте кысаларында республикабыз лидеры формалаштырган инициативаларны халыкка җиткерү төп максат булырга тиеш. “Президент белән бергә” – республикабызның стратегик үсешендә катнашуны максат итеп куйган кешеләр хәрәкәте, – диде Алексей Созинов.
“Татарстан: Эшлә. Өйрән. Уртаклаш. Үзгәр” секциясендә “Изге эшләр эшләү яхшы гадәт“ иң үзәк темаларның берсе иде. Моннан тыш, биредә территорияләрне төзекләндерү һәм үстерү өчен хәйрия һәм ирекле оешмаларны көчәйтүнең әһәмияте дә каралды.
“Иҗтимагый киңлек үсеше” секциясендә исә республикабызда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы белән бәйле рәвештә барлыкка килгән конрект проектлар, шул исәптән “Парклар һәм скверлар елы порталы”, презентацияләнде. Шунысы да мөһим: форум иҗтимагый оешмалар вәкилләренә генә түгел, ә теләге булган һәркемгә Татарстан үсеше белән бәйле проектларны тормышка ашыруда үзеннән өлеш кертергә мөмкинлек бирә.
Форумның нәтиҗәсе буларак, 40 иҗтимагый оешма вәкиле бер фикергә- берләшергә дигән карарга килде. “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте булдырылды. Билгеләп үткәнчә, ул үзенең шәхси катнашуы белән мөһим башлангычларны тормышка ашырырга ярдәм итәргә әзер татарстанлыларны берләштерүне максат итә.
-Һәр кешенең миссиясе- үзен шәхес һәм җәмгыять вәкиле итеп күрсәтү. Ялгызыңа гына югарыда әйткәннәрне тормышка ашыру гаять катлаулы. Шунлыктан, кешеләргә үзара ярдәмләшүгә, уртак эшчәнлеккә омтылырга кирәк. Һәр эшчәнлекнең әхлакый терәге булырга тиеш. Безнең өчен бу кешеләргә һәм Ватанга мәхәббәт, аның өчен җаваплылык тою, республика ирешкәннәр белән горурлану, үз өлешеңне кертү,- дип сөйләде Игорь Бикиев.
Хәрәкәтне булдыру мәсьәләсе тавыш бирүгә чыгарылды һәм аны бертавыштан кабул иттеләр. Мондый бердәмлек бик гади аңлатыла- Татарстан яшьләре булганны сакларга гына түгел, ә республика ирешкәннәрне тагын да арттырырга тели.
-Хәзерге вакытта, Татарстанда барлыкка килә торган яңа иҗтимагый оешмаларга актив старт алу өчен, барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Бүгенге форум – нәкъ менә шундый мәйданнарның берсе. “Төп теләгебез – билгеле бер идеяләре, аларны тормышка ашырырга әзер булган кешеләрне бергә туплау. Республикабыз Президенты тарафыннан куелган зур максат-бурычларны тормышка ашыруда һәр татарстанлы катнашырга тиеш дигән фикерне күпләр хуплый. Бүгенге форумнан без актив эшчәнлеккә тотынырбыз,- диде “Сәләт” фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов.
Форум эшендә 87нче һөнәри көллият мөгаллиме – “Хәтер“ әзләнү отряды җитәкчесе Вера Фәйзриева да катнашты. Ул “Татарстан: Эшлә. Өйрән. Уртаклаш. Үзгәр” секциясендә эшләгән. Аның “Изге эшләрдә катнашу“ темасы 87нче һөнәри көллияттә оештырылган “Хәтер“ эзләнү отряды эшенең асылын бик яхшы чагылдыра. Алар ел саен, Бөтенроссия Хәтер Вахтасы кысаларында, Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград өлкәсендә һәлак булган һәм күмелгән билгесез солдатларның каберләрен эзләп табуда һәм күчереп күмүдә катнашалар.
-Хәзер безнең отрядыбыз мөстәкыйль, “Ватан“ иҗтимагый берләшмәсендә теркәлгән, үз паспорты бар. Яшьләрдә һәм балаларда тарихка, дөньяга караш үзгәрә. Мамадышлылар Бөек Ватан сугышы вакыйгаларында катнашуларын сизәләр. Быелга да экспедиция планлаштырылды инде. 23нче апрельдә китеп, 4нче майга кадәр, отрядыбыз өчен өченчесе булган “Любан экспедициясе-2015“тә катнашачакбыз. Район җитәкчелегенең олы ярдәменнән һәм ватанпарвәрлек эшчәнлеге белән кызыксынудан башка ул булмаган да булыр иде. Быелгы Хәтер Вахтасы 6нчы апрельдә Түбән Новгородта Россия Президенты Владимир Путин катнашында ачылды. Быел ленинград өлкәсендәге эзләнүләрдә Чаллы, Удмуртия, Красноярск крае отрядлары да катнашачагын беләм,- диде Вера Фәйзриева.
“Хәтер“ отрядының эзләнү эшчәнлеге хәзер иҗтимагый резонанска ия. 87нче ҺК музеенда экспозиция дә әзерләгәннәр. Форум кысаларында, 10нчы апрель көнне “Пирамида“ мәдәни-күңел ачу үзәгендә коллектив икенче дәрәҗә дипломга лаек булган. Әлеге бүләкне алар “Җиңүгә 70 ел“ номинациясендә ТР премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кулыннан кабул иткәннәр.
“Президент белән бергә“ иҗтимагый хәрәкәтенең актив эшчәнлеге инде башланды. Аның беренче пункты булып- якын арада үз сайтлары барлыкка киләчәк. Ул барлык сәяси кискен мәсьәләләр буенча ачык фикерләрне чагылдырыр дип көтелә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде.
17
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә.
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
16
апрель, 2026 ел
17 апрельдә Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин белән туры трансляция узачак.
17 апрельдә 14:00 сәгатьтә «Мамадыш муниципаль районы» бергәлегендә Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин белән туры трансляция узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз