Чисталык икеайлыгы кысаларында 18 апрель көнне Түбән Ушмы авыл җирлегендә субботник уздырылды. Субботникта барлык бюджет эшчеләре, укучылар катнашты. Бу көнне учреждение территорияләре, авыл эчендәге кешесез хуҗалык капка төпләре җыештырылды. Җыелган чуп трактор белән чуплеккә чыгарылды.