Иң элек кунаклар муниципалитет бинасында эш планы белән таныштылар. Биредә сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов чыгыш ясады. Мобилизация җыеннарын оештыру хакында тулырак Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының икенче бүлек җитәкчесе Алексей Огородников сөйләде.
-Разведка мәгълүматлары буенча республикадан якынча 400 кешелек батальон һәм 30 берәмлек техника мобилизацияләнәчәк. Төп авырлык нигездә ун муниципаль берләшмә җилкәсенә төшә,- диде Алексей Огородников.
-Мамадышлылар әлеге биремгә җитди әзерләнгән. Күп кенә материал эшләгәннәр, өйрәнгәннәр. Башка төбәкләрдән килгән хезмәттәшләре өчен дә файдалы мәгълүмат шактый,- диде Алексей Огородников.
Ике көн дәвам иткән чараның киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының икенче бүлек җитәкчесе Алексей Огородников, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та катнаштылар.