Юлларда чокырлар ремонты башланды

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Районыбыз юлларында чокырлар ремонты башланды. Федераль һәм региональ әһәмияттәге трассаларда әлеге эш белән “Татавтодор“ ААҖ Мамадыш филиалы хезмәткәрләре шөгыльләнә. Оешма җитәкчелеге әйтүенчә, быел якынча 8 мең квадрат метр мәйданда төзекләндерү эшләре алып бару планлаштырыла.    

Руль артында йөрүчеләр яхшы сизә: яз җитүгә, юллардагы  чокыр-чакырлар  саны бермә-бер артты. Бу уңайсызлыкны бетерү максатында ремонт  эшләрен башлап җибәрделәр. Федераль һәм региональ әһәмияттәге трассаларда әлеге эш белән “Татавтодор” ААҖ-нең Мамадыш филиалы юлчылары шөгыльләнә. Дөрес, чокырлар ремонты кыш айларында да туктап тормаган. Оешма җитәкчесе Виктор Кузнецов әйтүенчә, ел башыннан апрель аена кадәр 1060 квадрат метр мәйданда тишекләрне ямаганнар. Моның өчен махсус порошок кушылган салкын асфальт кулланылган. Ә агымдагы ай башыннан кайнар асфальт һәм струялы-иньекцион ысул белән эшлиләр. Соңгысын сез хәзерге вакытта экраннарыгызда күрәсез.
Чокырлар ремонтына “Татавтодор“ның ике бригадасы җәлеп ителгән. Алар бу көннәрдә Мамадышка керү юлында һәм Соколка юнәлешендә хезмәт куя. Алга таба пломбалар Кукмара юлындагы тишекләргә салыначак. Әлегә тулы көчкә эшләү өчен һава шартлары мөмкинлек бирми, ди юлчылар.   
Быел коллектив алдында федераль һәм региональ әһәмияттәге юлларның 7900 квадрат метр өлешендә чокырларны бетерү бурычы тора. Кичәге көнгә эшләр 1500 квадрат метр мәйданда башкарылган иде. Кайсы участокларны ремонтларга икәнен заказчы оешма хәл итә.
Гомумән, “Татавтодор“ ААҖ-нең Мамадыш филиалы карамагында 110 километр озынлыкта федераль трасса һәм 200 километрдан артык региональ юллар исәпләнә. Әлегә эш күләме зур булмаганлыктан, чималны Чаллы шәһәре һәм Кукмара районыннан кайтаралар.
Быел коллектив юллар салу һәм капиталь ремонтлау буенча 680 млн.сумлык эш башкарырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International