“Алар тере тарих“

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Ветераннар хакында: “Алар тере тарих“,- дип юкка гына әйтмиләр. Кайчандыр илебез азатлыгы өчен көрәшеп, Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән шәхесләрнең күбесе бүгенге көндә дә актив тормыш рәвеше белән яши: төрле очрашуларда катнашалар, яшь буынга патриотик тәрбия бирәләр. Ни кызганыч, Ватаныбызны фашист илбасарларыннан азат итүчеләрнең саны гына көннән-көн кими бара.   

Бүгенге көндә районыбыз территориясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан 64 ветеран гомер кичерә. Сәламәтлекләре чагыштырмача нык булганнары даими рәвештә очрашуларда, төрле кичәләрдә катнашып торалар. Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында әлеге чара аеруча активлашып китте. Район җитәкчелеге һәм ветераннар советы инициативасы белән алар иң элек мәктәпләрдә башланган иде. Узган елның октябрь аеннан атнага ике-өч мәртәбә махсус график буенча ветераннарыбыз уку йорты коллективлары белән очраштылар. 
Районның ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талипова җитәкчелегендәге делегация составында гадәттә 8-10 өлкән буын вәкиле була. Очрашуларның күбесендә тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, башка хәрби бәрелешләрдә- Әфган, Чечня сугышларында катнашучылар бар иде. Алар һәркайсы укучыларга авыр еллар, сугыш вакытында булган хәлләрне сөйләделәр, Ватан, тынычлык, аяз күк йөзе кебек төшенчәләрнең тирән мәгънәсен искәрттеләр.
Мәктәп укучылары да ветераннар килүен әзерләнеп көтеп тора. Очрашу азагында өлкәннәр өчен концерт программалары тәкъдим итәләр.
Зур бәйрәм якынлашканда без сезгә үзебезнең рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәсебез килә,- ди яшь буын. 
Теләсә нинди  сугыш  кебек  Бөек   Ватан   сугышы  Россия һәм аның халкына кайгы-хәсрәт, мохтаҗлык китерә. Әмма, ветераннарыбыз авыр дүрт елны чыдап, фашистларны җиңүгә иреште. 
Очрашу ахырында мәктәп җитәкчелеге ветеранга һәм аларың гаиләләренә нык сәламәтлек, тыныч, бәхетле тормыш теләде. 
Сүз уңаеннан, бу көннәрдә ветераннар белән очрашулар балалар бакчаларында да башланып китте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International