Габдулла Тукайны искә алдылар

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
15 апрель көнне татар дөньясы милләтебезнең бөек улы Габдулла Тукайны искә алды. Тукай - үзе исән чагында ук халык шагыйренә әверелгән сирәк әдипләребезнең берсе. Аның иҗаты төрле милләт вәкилләрен дулкынландыра, сокландыра, ә ул үткән кыска тормыш юлы исә тирән уйга сала. Тукайның “Туган тел” шигыренә халыкыбыз үзе көй чыгарып, милләтнең рәсми булмаган гимнына әверелдергәнен бөтен дөнья татарлары яхшы белә, аны көйли, әле дә рухи көч ала. Татар әдәбиятын Тукай иҗатыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгелдер. Фани дөньяда нибары 27 ел гына яшәп калуына карамастан, иҗаты бүген дә өйрәнелә, Тукай фәне галимнәрне җәлеп итә. Аның тууына быел 26 апрельдә 129 ел тула, вафатына 102 ел булды. Г.Тукайны искә алу көнендә без берничә шәһәрдәшебезгә мөрәҗәгать итеп, Бөек шәхеснең әсәрләрен яттан сөйләүләрен сорадык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International