Машина йөрми – юллар җимерелми.

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Машина  йөрми – юллар җимерелми. Татарстанда 15нче апрельдән алып май уртасына кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләү кертелә. Хәрәкәтне вакытлыча чикләү, юл өслеген саклау өчен мәҗбүри һәм кирәкле чара. Язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү автомобиль юлларында хәрәкәт итүне тыймый, ә йөк ташу транспортына авырлыкның чиген билгели.  

Юлларны язның тискәре йогынтысыннан саклауның төп ысулы –  авыр   йөк  транспортына  чикләүләр  кертү. Быел әлеге карар 15 апрельдән башлап гамәлгә керде һәм төгәл бер ай, ягъни 14 майга кадәр дәвам итәчәк.
Мондый тәртип ТР Министрлар Кабинетының “2015 нче елда ТРның төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланылыштагы автомобиль юллары буйлап транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертү турында”гы карары нигезендә кертелә. Язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү автомобиль юлларында хәрәкәт итүне тыймый, ә йөк ташу транспортына авырлыкның чиген билгели. Шуңа күрә оешмаларга машиналарга артык күп йөк төямәскә һәм бу максатларда күп күчәрле транспорт чараларын файдаланырга киңәш ителә. 
Җыеп кына әйткәндә, язгы чорда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары буйлап бер күчәрле транспортка 6 т, ике күчәрлегә 5 т, өч күчәрлегә 4 т кадәр йөк ташу рөхсәт ителә. Автомобиль юлларында тиешле вакытлыча юл билгеләре урнаштырылуы мәҗбүри санала.
Әйтергә кирәк, бу төбәк һәм шәһәр юлларына гына кагыла. Федераль карамактагы юллардан йөрү тәртибе исә үзгәрми.
Вакытлыча чикләү чорында авырлыгы билгеләнгән күләмнән зуррак булган барлык автотранспорт чаралары федераль закон нигезендә авыр йөкле дип исәпләнелә. Мондый транспортлар законда каралган махсус рөхсәт кәгазе белән генә хәрәкәт итә ала. Аны алганчы, әлеге транспорт салачак зыянны акчалата компенсацияләргә кирәк була. Мондый рөхсәт кәгазьләрен "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" оешмасы бирә. 
Юллардагы авырлык контроле пунктлары да бер тәүлеккә бер пропуск бирә ала. Авыр йөкле транспорт чараларының рөхсәт кәгазеннән башка хәрәкәт итүе - административ хокук бозу, моның өчен физик затларга карата административ җаваплылыкка тартудан алып, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан азат итүгә кадәр чара күрелә, юридик затларга карата - 500 мең сумга кадәр административ штраф. Шул ук вакытта законда мондый транспорт чараларын тоткарлау мөмкинлеге каралган. 
Бу чикләүләргә карамаган автомобильләр рәтенә пассажир автобуслары, 16 т кадәр булган бензовозлар, азык-төлек һәм почта ташый торган транспорт керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International