Бөек Җиңүгә – 70 ел!

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Әлеге бөек датага без узган елдан әзерләнә башлаган идек. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән бу бәйрәмне каршылау максатында оештырылган мәдәни чаралар оештырылды. Шәһәр оешма- предприятиеләре, бюджет учреждениеләре Бөек Ватан сугышы темасына музыкаль-театральләштерелгән чаралар әзерләргә тиеш иделәр.

10нчы декабрь көнне шәһәрдәге 2нче санлы лицей, Мамаыдш спирт заводы“ 34нче санлы аптека, “Сөт иле“ җәмгыятенең “Мамадыш сыр-май комбинаты“ хезмәткәрләре сморт-конкурска старт бирсәләр, узган атнаның пәнҗешәмбесендә район башкарма комитеты, район мәдәният йорты коллективлары аңа нокта куйдылар.
Сәхнәдә сугышның беренче көннәре. Ул башланган иртә башкаларыннан бер нәрсәсе белән дә аерылып тормагандыр. Шул ук сандугач сайрагандыр, кошлар җырлагандыр. Иртән авыл халкы көндәгечә көтүен куган. Өлкән яшьтәгеләр – ул-кызлары, хатын-кызлар – ирләре, балалар – әтиләре өчен шундый зур сынау килер дип һич кенә дә уйламаганнардыр. Сугышка озату күренеше без ул чорларны күрмәсәк тә тамак төпләренә төер утыртты. Күренекле якташыбыз, сабый чактан ук китап укрыга яраткан һәм кләмен шактый шомарткан язучы Шәйхислам Маннуровның Ходай саклагандыр инде. Ул туган якларына исән-имин генә кайта. Сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә калмагандыр. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчә. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк. Мондагы тормыш икенче фронтка әверелә. Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә кирәк була. Болар бер мизгелдә генә булса да “Урак өсте“ театральләштерелгән күренештә чагылыш тапты. Менә солдатлар сугыш тынып торган арада җыелышып, туган якларына исә-имин кайту турында хыялланалар. Тизрәк сугыш бетүен телиләр алар, бер-берләрен тынычландыралар. Күңел ача да белгәннәр бит алар. Мылтык тавышлары тукталган мизгелләрдә күңел ачканнар – җырлаганнар, биегәннәр. Ветераннар хоры партизан отрядындагы тормышны гәүдәләндерде. Ата кеше улын югалта. Фәрит Яруллинның “Шүрәле“ балетыннан бию күренешләре данлыклы яукташыбызның якты истәлегенә мәдхия җырлау, дип кабул иттем мин. Сәет Шәкүровның “Зөһрә йолдыз“ әсәрендә без фашистларның чын йөзен күрдек. Аны караганнан соң тамаша залында утыручыларның йөрәкләре тетрәндермичә калмагандыр. Фашист нәгъләтләре ике сөйгән ярны мәңгелеккә аералар. Үз гомерләрен мәдәният бүлеге белән бәйләгән  Елизавета Андронова һәм Антонина Костина сугыш вакытында зенитчылар булып хезмәт итәләр. Сугыш кемнәрнедер аерса, икенче берәүләр үз ярларын табалар. Крайны өйрәнү музеенда хезмәт куйган Татьяна Яковлева өчен сугыш 1945нче елның 8нче маенда Польшаның Конин шәһәрендә тәмамлана. Политрук Александр Яковлевка сугыш беткәч кияүгә чыгарга сүз биргән була ул. Җиңү көнен һәм туйларын бер көнне билгеләп үтәләр алар. Утыз ел бергә иңгә-иң торып бәхетле тормыш кичерәләр алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International