Илья Шевяхов: “Һәр уенчының өлеше дә керде.“

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Бүген “Олимп“ Боз сарае моңсуланып калды. Димәк, тагын бер сезонга нокта куелды, дигән сүз. Нинди булды ул? Дөресен генә әйткәндә, узган сезон белән чагыштырганда җанатарларның өметләре тулысынча акланмады дисәк тә була. Чөнки былтыр өч командабыз Татарстан беренчелеген откан иде. Быел исә мондый бәхеткә бер генә коллективка тәтеде. “Олимп-2002“ командасы ул. Түбәндә аның тренеры Илья Шевяхов белән булган сөйләшүне тәкъдим итәбез.
–Илья Александрович, Сезне, уенчыларны, аларның әти-әниләрен, җанатарларны җиңүегез белән котлыйм. Моңа ирешү өчен сикәлтәле юллар узылды.
–Рәхмәт, бу җиңү, чыннан да, колективныкы гына түгел. Анда ата-аналарның, җанатарларның да өлешләре керде, дияр идем. Быелгы уңышыбыз безгә аеруча кадерле. Татарстан беренчелегендә инде менә биш сезон уйныйбыз. Хоккейчылар кечерәк чакта беренчелектә егермедән артык команда катнаша иде. Алар төрле төркемнәргә бүленделәр. Яшерен-батырын түгел, беренче өч сезонда унлыкка да эләкмәдек. Узган сезонда 14 коллектив арасында бишенче булган идек.
–Быел “Олимп-2002“нең берничә очрашуын карарга туры килгән иде. Кайбер көндәшләр безгә әллә ни каршылык күрсәтә алмадылар. Берничә очрашуның зур исәп белән безнең файдага тәмамлануы шул турыда сөйли.
–Моның сәбәпләре күп төрле. 2014-2015нче елларга тугыз коллектив гариза биргән булса, шулардан Буа командасы сезон башлануга уйнавын туктатты. Моның үз сәбәпләре бардыр инде. Беренчелек барышында без төп көндәшебез булган Азнакайның “Соколы“ командасына гына аларның бозларында җиңелдек. Җавап очрашуында исә оттык. Моннан ике ел элек безнең “теш үтмәгән“ минзәләлеләр бүген турнир таблицасында бишлеккә дә эләкмәде. Быел ике әйләнештән соң Россиянең Идел буе беренчелегендә уйнаган Нурлат һәм Лениногорск командалары катнашында плей-офф уздыру егетләр өчен зур сынау булды. Дөрес, телгә алынган ике коллективка ярымфиналга эләгү өчен беренчелектә өченче һәм дүртенче урыннарны алган Яшел Үзән һәм башкалабызның “Смена“ хоккейчыларын җиңәргә кирәк иде. Алар алларына куелган максатка ирештеләр. Нәтиҗәдә, без ярымфиналда Нурлат уенчылар белән очраштык. Өч очрашуның икесен үзебезнең файдага тәмамлап, финалга үттек. Монда исә төп көндәшебез Азанакайны “Соколы“ көтә иде. Беренчелекне оту өчен ике мәртәбә җиңүгә ирешергә кирәк булды. Тәүге очрашу көндәшләр бозында үтте. “Олимп-2002“ анда 5:3 исәбе белән оттырды. Үзебезнең мәйданчыкта 3:2 белән җиңдек. Азнакайдагы өченче уенда да егетләребез югалып калмадылар һәм очрашу безнең файдага 5:3 исәбенә тәмамланды.
–Бу көннәрдә башкалабыз Казанда “Алтын алка“ Бөтенроссия уеннарының финал ярышлары бара. Мәгълүм булганча, анда Татарстан данын “Соколы“ хоккейчылары яклый. Аның составында сезнең шәкертләр дә бар.
–“Соколы“ составында Игорь Русицкий, Богдан Кусков, Руслан Лучкин һәм Дамир Хафизов уйныйлар. Команда Мәскәү өлкәсе хоккейчыларын 12:0 исәбе белән җиңде. Алкаларның икесен – Дамир, берсен Богдан кертте. Соңгысы Владикавказ командасы белән уйнаганда да бер алканың “иясе“ булды. Гомумән, азнакайлылар белән без бозда гына көндәшләр, җиңү өчен бер-беребезнең “бугазларын ертырга“ мөмкин. Ә инде төзрле турнирларда алар безнең егетләр ярдәменә дә таяналар. Узган сезонда “Соколы“ Идел буе беренчелегенең “А“ классында уйнады. Аның составында шул ук Дамир, Богдан һәм Станислав Евдокимов чыгыш ясадылар.
–Былтыр Боз сараенда компрессорлар алыштырылу сәбәпле, күнегүләргә соңлап керешелде. Сезон башланды, командагыз беренче очрашулардан ук җиңә башлады.
–Без ата-аналар белән сөйләшеп, Алабугада тугыз күнегү уздырдык. Моның өчен аларга, техника һәм ягулык белән ярдәм иткән өчен район җитәкчеләренә, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә рәхмәтлебез.
–Беркемгә дә сер түгел, һәр командада лидерлар була. Коллективның уңышларында аларның өлеше зур.
–Мин сезнең белән килешмим. Быел без Татарстан беренчелеген отканыбыз икән, монда 23 уенчының һәрберсе үзеннән сизелерлек өлеш кертте. Дөрес, барлык хоккейчылар да бозда бертигез уйный алмыйлар. Кемнеңдер сәләте иртә ачыла, икенче берәүләргә берничә ел кирәк булырга мөмкин. Дамир Хафизовны алыйк. Ул хоккейга моннан ике ел элек килгән иде. Бүген исә командада лидерларның берсе. Татарстан беренчелеге нәтиҗәләре буенча Дамир иң яхшы уенчы булып танылды. Дүртенче звенодагы уенчылар да алдагы сезоннарда үзләрен күрсәтәчәкләренә ышанам.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәдәш – Николай Михайлов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International