Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Белмәү җаваплылыктан коткармый
2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе рейдларын дәвам итә. Чираттагысы Красная Горкага үткәрелде.
Красная Горка авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина, вазыйфаларына керешүгә үк, командасы белән, җирлеккә кергән торак пунктларның төзеклеге, матурлыгы өчен көрәш башлаган иде. Татарстан һәм Россия күләмендә иң төзек авыл җирлеге дип табылулары бу юнәлештә башкарган эшләрнең нәтиҗәле булуы турында сөйли. Әмма “Бер калак дегет мичкәдәге балны пычрата,“ – диләр бит. Кызганычка каршы, кайбер үзәктән читтәге яшел хәтфә чирәмле матур урамнарны ямьсезләп торучы, капка төпләренә алып кайтып аударган комнарына төрле чүп үләннәр үскән шәхси хуҗалыклар һаман бар әле. Алар янәшәләрендәге, җәй җитүгә аллы-гөлле чәчәкләргә күмелүче йортларны да төссезлиләр.
Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе членнары һәм территориаль үсеш бүлеге баш белгече Айрат Әскәров составындагы комиссия җирлекнең Гагарин һәм Тау асты урамнарында булган иде. Зират турыннан борылып Гагарин урамына килеп керүгә үк безне капка төпләрендә ком өемнәре каршы ала башлады. 1нче санлы йорт капка төбендә берничә поддон блоклар тора. 3нче санлы йорт каршында–тимер торбалар, тимер-бетон араталыклар. 5нче йорт янында автомашина резиналары өелеп тора, өч машина ком кайтарып аударганнар. Урамның Козуля елгасы башындагы йорты янында да берничә поддон блоклар саклыйлар. 8нче санлы йортның капка төбендә дә–ком өеме. Ә икенче ягында – былтыр ук территориядән эттереп чыгарылган төзелеш калдыклары. Аның өстенә алабута үсеп чыккан булган инде. 19нчы йорт каршында – утыннар, ПГС өем. Комиссия членнары рейд белән әлеге урамда былтыр да булганнар, берничә гаиләгә беркетмәләр төзелгән, административ чаралар күрелгән иде. Ул хуҗалыклар яны хәзер чиста. Ә башкалар, әнә шулай, йортлары янын төзелеш материаллары саклау мәйданчыгына әйләндергәннәр. Төзелеш алып барасың икән, материалларны вакытлыча саклап тору өчен авыл җирлегеннән язмача рөхсәт алырга кирәклеген газетабызда ун ел язабыз инде. Кайберәүләр моны һаман белмәүләрен әйтәләр яки белмәмешкә салышалар. Әмма законны белмәү җаваплылыктан коткармый шул.
Тау асты (Подгорный) урамында да байтак йортлар каршында тәртип урнаштырасы бар әле. Биредә безне 1нче санлы йорт каршында ук таш өеме каршы алды. Хуҗасы шәһәрдә яши икән. Урам халкы ул ташларның инде байтактан ук ятуын әйтте. 10нчы йорт каршындагы кечкенә генә ком өемен һәм дүрт-биш кочак иске такталарны җыештыру өчен авыл җирлеге вәкилләренең һәм административ комиссия членнарының килеп әйтүе кирәк булган. 12нче йорт капка төбендәге утын әрдәнәсе дә әлеге матур урамны ямьсезләп тора. Урамның аргы башында да җыештырып ишек алларына, бакча ягына кертәсе әйберләр бар әле.
Болар бөтенесе дә – авыл җирлеге җитәкчелеге тырышлыгына таяк тыгу. Ә бит урамнарда үрнәк алырлык хуҗалыклар бик күп. Капка төпләренә чәчәкләр утырталар, бала-чага җыелышып уйнасын өчен урыннар ясап куялар. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде.
17
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә.
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
16
апрель, 2026 ел
17 апрельдә Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин белән туры трансляция узачак.
17 апрельдә 14:00 сәгатьтә «Мамадыш муниципаль районы» бергәлегендә Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин белән туры трансляция узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз