Фотокүргәзмә ачыла

2015 елның 17 апреле, җомга
“Жиңүнең 70 йөзе“ дип исемләнгән фотопроектны ахырына якынлаша. Проектны  “Бердәм Россия“  сәяси партиясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан игълан иткән иде. Аның геройлары – Бөек Ватан сугышы ветераннары. Күренекле фоторәссам Фәрит Гобәев республикабызның барлык районнары буенча йөрде һәм илебезгә Бөек Жиңү алып килүчеләрне тарихка кертергә омтылды. Мамадыш районында аның объективына Евдокия Сергеевна Коробова һәм Вазыйх Фәрхетдин улы Фәрхетдинов эләккән. Казанда тиздән фотокүргәзмә ачыла, аның каталогы булдырыла. Альбомны беренче чиратта геройларның үзләренә бүләк итәчәкләр. Күргәзмә иң беренче чиратта Казан кремленең манежында ачылачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International