“Хәтер стенасы“ акциясе

2015 елның 17 апреле, җомга
Мамадышта тулы кварталга сузылган баннер пәйда булачак. АТМЕДИА“ АҖенең “Нократ“ (“Вятка“) мәгълүмат-матбугат филиалы, район китапханәләр системасы һәм Красная Горка урта гомумбелем бирү коллективлары бергәләшеп “Хәтер стенасы“ акциясе игълан итәләр. араның төп эчтәлеге шуңа кайтып кала: Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көнне шәһәребезнең үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның йөзләгән, бәлки меңләгән фотосурәтләре белән бик зур баннер пәйда булачак. Баннерның озынлыгы Совет урамындагы балалар сәнгать мәктәбеннән коррекцияләү торак -мәктәбенә кадәр сузылачак. Әгәр сез Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгыз, якыннарыгыз, танышларыгызның рәсемен анда күрергә теләсәгез, фотографияләрен (электрон кыяфәттә булса, яхшырак) 1нче майга кадәр редакциягә (Совет урамы, 11/6нчы йорт), яисә район үзәк китапханәсенә китереп бирүегез сорала.  ФИО, туу, ветеран исән булмаса, үлү датасын да күрсәтергә онытмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International