Административ комиссиясе рейдка чыга

2015 елның 17 апреле, җомга
Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе рейдларын дәвам итә. Чираттагысы Красная Горкага үткәрелде. Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе членнары һәм территориаль үсеш бүлеге баш белгече Айрат Әскәров составындагы комиссия җирлекнең Гагарин һәм Тау асты урамнарында булган иде. Зират турыннан борылып Гагарин урамына килеп керүгә үк безне капка төпләрендә ком өемнәре каршы ала башлады. 1нче санлы йорт капка төбендә берничә поддон блоклар тора.  3нче санлы йорт каршында–тимер торбалар, тимер-бетон араталыклар. 5нче йорт янында автомашина резиналары өелеп тора, өч машина ком кайтарып аударганнар. Урамның Козуля елгасы башындагы йорты янында да берничә поддон блоклар саклыйлар. 8нче санлы йортның капка төбендә дә–ком өеме. Ә икенче ягында – былтыр ук территориядән эттереп чыгарылган төзелеш калдыклары. Аның өстенә алабута үсеп чыккан булган инде. 19нчы йорт каршында – утыннар, ПГС өем. Комиссия членнары рейд белән әлеге урамда былтыр да булганнар, берничә гаиләгә беркетмәләр төзелгән, административ чаралар күрелгән иде. Ул хуҗалыклар яны хәзер чиста. Ә башкалар, әнә шулай, йортлары янын төзелеш материаллары саклау мәйданчыгына әйләндергәннәр. Төзелеш алып барасың икән, материалларны вакытлыча саклап тору өчен авыл җирлегеннән язмача рөхсәт алырга кирәклеген газетабызда ун ел язабыз инде. Кайберәүләр моны һаман белмәүләрен әйтәләр яки белмәмешкә салышалар. Әмма законны белмәү җаваплылыктан коткармый шул. Тау асты (Подгорный) урамында да байтак йортлар каршында тәртип урнаштырасы бар әле. Биредә безне 1нче санлы йорт каршында ук таш өеме каршы алды. Хуҗасы шәһәрдә яши икән. Урам халкы ул ташларның инде байтактан ук ятуын әйтте. 10нчы йорт каршындагы кечкенә генә ком өемен һәм дүрт-биш кочак иске такталарны җыештыру өчен авыл җирлеге вәкилләренең һәм административ комиссия членнарының килеп әйтүе кирәк булган. 12нче йорт капка төбендәге утын әрдәнәсе дә әлеге матур урамны ямьсезләп тора. Урамның аргы башында да җыештырып ишек алларына, бакча ягына кертәсе әйберләр бар әле. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International