Әдәбият елы чаралары

2015 елның 17 апреле, җомга
Җирле шагыйрә Рәкия Дәүләтшина белән очрашу район үзәк китапханәсендә узды. Әлеге чара Әдәбият елы уңаеннан оештырылды. Ракыя ханым күп еллар район хәрби комиссариатында хезмәт куйган шәхес. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда, илһам килгән мизелләрдә шигырьләр иҗат итә. Күбрәк туган ягы, әнисе турында яза ул. Рәкия Дәүләтшина каләм тибрәтеп кенә калмый, җырлый, бии дә, “Кышкы чия” ансамбле вәкиле булып тора. Очрашуга Рәкия Дәүләтшинаның укытучылары, балалары, оныклары, туганнары да килгән иде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International