Мобилизация җыеннары

2015 елның 17 апреле, җомга
14-15 нче апрель көннәрендә Мамадыш районында ТР ның җирле үзидарә органнарының мобилизация эшләре белгечләрен мобилизация җыеннарына әзерләү бара. Эш планы белән танышу шәһәр муниципалитеты бинасында узды. Биредә сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов чыгыш ясады. Мобилизация җыеннарын оештыру хакында тулырак ТР ның Министрлар Аппараты кабинеты бүлеге җитәкчесе Алексей Огородников сөйләде. Эвакуцияләнгән гражданнарны кабул итү һәм урнаштыру  мәсъәләсенә район башлыгы урынбасары Салават Гыймранов тукталды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International