Кыр эшләренэ керешәчәкләр

2015 елның 17 апреле, җомга
20-23нче апрель көннәрендә кыр эшләренэ керешәчәкләр. Районның агросәнәгать оешмаларында 353 трактор исәпләнә. Аларның 90% төзекләндерелгән. Язгы кыр эшләренә тырма һәм культиваторларның 100%, чәчкечләрнең 97% әзер. Безнең районда быел   язгы   кыр   эшләрен  барлыгы 53 мең гектардан артык мәйданда башкару планлаштырыла. Шуларның 30 мең гектары бөртекле культуралар. 8400 тонна чәчүлек материал бар. Тәэмин ителеш 100%. “Бүген  язгы  чәчүне сыйфатлы һәм агротехник срокларда үткәрү – иң мөһим көнүзәк бурычларның берсе“,- ди район башлыгы Анатолий Иванов. Һава торышы фаразлары буенча, төбәгебездә кыр эшләре 20-23нче апрель көннәрендә башланыр дип көтелә. Майның беренче яртысы җылы һәм дымлы булырга охшаган. Икенче өлеше салкын һәм явым-төшемнәрсез булачак диләр. Димәк, иртә язгы культураларны үз вакытында чәчү зарур. Барлык участокларны да гербицидлар белән эшкәртергә туры киләчәк. Төп басым дым каплатуга ясалырга тиеш. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International