– И, безнең баштан кичкәннәрне сөйләп бетерерлек түгел, ул хәлләрне сезгә күрергә язмасын, – ди әни, үткән тормышын сөйләвен үтенсәң. – Шул чорлар белән хәзерге тормышны чагыштырып карыйм да, шаклар катам: хәзер оҗмахта яшибез.