Мөфти "Татмедиа" җитәкчесе белән мәгълүмат чаралары хакында сөйләште

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов белән очрашты.
 
Мөфтияттә узган очрашуда “Татмедиа” һәм нәзарәт арасында хезмәттәшлек һәм Татарстан мәгълүмат чаралары аша традицион ислам кыйммәтләрен тарату турында сөйләштеләр. Мөфтиятнең мәгълүмат чыганаклары, “Хузур” нәшрият йорты, “Хузур ТВ”,   islam-today.ru хакында фикерләштеләр.
 
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Айрат әфәндегә мөфтият эшчәнлегенә багышланган фильмны күрсәтте, ниятләнелгән чаралар хакында сөйләде. 2015 елның мөфтият тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” буларак уздырылуы хакында әйтте.
 
Камил хәзрәт Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының халыкка ислам кыйммәтләрен, халкыбызның рухи традицияләрен алга таба да актив яктыртуларына ышанычын белдерде һәм рәхмәтен җиткерде.     
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International