Безнең Татарстан картасын шагыйрьләр зәңгәр күбәләккә дә, томырылып чабып баручы атка да охшаталар. Аның мәйданы 68 мең квадрат километр. Зур да, кечкенә дә безнең Татарстан. Зур, чөнки дөньяда әле кечкенә дистәләгән илләр бар. Кечкенә, чөнки зурлыгы белән аны да узып киткән илләр күп. Хәер, безнең халыкның байлыгы анда яшәгән җирнең зурлыгы белән генә бәяләнми. Татарстан уңдырышлы кара туфракка, урман-суга бай. Анда тигезлекләр кайчак сөзәк таулар белән алышына. Европаның Татарстан аша узган иң зур елгалары — Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел илебез картасында зәңгәр билбау кебек. Алар буйлап зур-зур корабларда күп диңгезләргә барып җитеп була. Ә боргаланып-боргаланып, бу матур җирләрне тагын бер кат күреп калыйк әле дип, кире кайта-кайта агучы кечерәк елга, инешләрнең саны бик күп.
Борынгы бабаларыбыз — болгарлар, кыпчаклар үз илләрен «Гөлстан» дип йөрткәннәр. Безнең республиканың табигате дә, кешеләрнең тормышы да гөл бакчасы кебек булырга тиеш. Халкыбыз шуның өчен тырыша да инде.
Минем туган ягым Урта Кирмән авылы да Татарстан Республикасының ямьле бер почмагы булып тора. Соңгы елларда авылымда күп үзгәрешләр булды: юллар салынды, йортларга газ керде, мәдәни-көнкүреш корылмалары төзү шактый уңышлы бара.
Быел Татарстан өчен юбилейлар елы. 1552 елдан соң беренче дәүләтчелеге
формасы булган ТАССР төзелүгә 95 ел, яңа дәүләтчелек формасы - Татарстан Республикасы оешуга 25 ел. Шул уңайдан газета укучылар арасында викторина тәкъдим итәм. Кем тизрәк? Җавапларны 15 нче майга кадәр җибәрергә?
1.Татарстан территориясендә Совет власте елларында нинди яңа шәһәрләр төзелде?
2.Казан шәһәрендәге урамнарның революционерлар исеме белән аталган урамнар.
3.Татар Дәуләт академия опера һәм балет театры фойесында Муса Җәлилгә бюст куелган. Әлеге бюстның авторы кем?
4.Ничәнче елда ТАССРның Мәгариф халык комиссариатының Академик үзәгендә,татар мәктәпләрендә укыту татар телендә булырга тиеш дигән карар кабул ителә?
5.1921 елгы ачлык белән ТАССР төзелү арасында нинди бәйләнеш бар?
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге әлеге 10 мең сум түләүне дәвам итә. 2025 елда бу сумма 18 миллион сумнан артык тәшкил иткән.