Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә көн саен ике авыл җирлеге сәркәтибе хезмәткәрләре АИС ЗАГС программасының яңа версиясендә эшләргә өйрәнәләр. Өстәмә өйрәнүнең максаты – сәркәтипләрне тиз арада һәм ялгышсыз акт язмаларын тутырырга өйрәтү. Эш графигы сәркәтипләрнең эш көнен искә алып төзелгән.
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре туган барлык сорауларга җавап бирәләр һәм ярдәм итәләр. Шулай ук сәркәтипләргә яңа программада эшләргә өйрәтүче инструкция кәгазь һәм электрон формада тапшырылган.