Спорт яңалыклары.

2015 елның 21 марты, шимбә

Фигуралы шуу. Ике көн дәвамында “Олимп“ Боз сарае фигуралы шуу буенча ярышлар мәйданына әверелде. Биредә әлеге төр буенча спорт мәктәбенең ачык беренчелеге уздырылды. Бәйгеләрдә Татарстанның дистәгә якын шәһәреннән, Мордовия башкаласы Сарансктан, Пенза өлкәсенең Кузнецк һәм Марий-Элның Волжск шәһәрләреннән 4 яшьтән алып 16 яшькә кадәр булган 200гә якын фигуралы шуучы катнашты. Безнең унтугыз яшь спортчы район данын якладылар. Бар тик Даниил Костинга гына пъедесталга күтәрелергә насыйп булды. Ул 2002-2003нче елда туган 1нче спорт разрядлы шуучылар арасында өченче булды.

Волейбол. Яр Чаллының “Динамо“ командасы Россия чемпионатының Идел буе лигасында җиңү яулады. Монда бу коллективның безгә ни катнашы бар, диярсез. Бар икән шул. Чөнки әлеге командада безнең тренер Илгиз Әхмәтшинның шәкертләре Булат Сибгатуллин, Илдар Фазылов, Александр Кекишев чыгыш ясыйлар. Тагын бер остазыбыз Вера Әхмәтшина җитәкчелегендәге Татарстан ветераннар командасы Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә узган Россия Кубогы ярышларын отып кайтты. Бу трофей өчен безнекеләрдән тыш Санкт-Петербург, Зеленоград һәм Чиләбе ветеран волейболчылары көрәште.

Билбауларда көрәш. Күптән түгел генә Башкортостанның Тәтешле авылында 18-20 яшьлекләр арасында Россия беренчелеге узды. Безнең ике спортчыбыз анда уңышлы чыгыш ясадылар. Булат Юнысов 68 килограммга кадәргеләр арасында икенче булса, Михаил Миронов 100 килограммнан авыррак категориядә өченче урынны яулады.

Милли көрәш. Әлмәт шәһәренең “Татнефть“ ачык акционерлык җәмгыяте спорт комплексында Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә унынчы мәртәбә Бөтенроссия турниры уздырылды. Безнең көрәшчеләребез быел гомумкоманда беренчелегендә (ярышларда 15 район катнашты) икенче булдылар. Әлеге уңышка шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп укучысы Рөстәм Хановның – 55, Югары Ушмадан Алмаз Әүхәдиевның 75 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында – беренче, Эльмир Вәлиуллинның (4нче санлы мәктәп, 55 кг) – икенче, Данис Хәкимовның (Югары Ушма, 70 кг), Адель Шәйдуллин (30 кг), Раил Хәбибрахманов (42 кг, икесе дә 4нче санлы мәктәптән), Малик Бобоеровның (Түбән Ушма, 42 кг) өченче урын яулаулары нәтиҗәсендә ирешелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International