Эшмәкәрләребез белән очрашу өчен 31нче мартта 10 сәгатьтә Татарстан Икътисад министры урынбасары-эшмәкәрлеккә булышлык итү департаменты начальнигы Рөстәм Сибгатуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча уполномоченный Тимур Нагуманов, республика Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчеләре килә. Әлеге очрашу эшмәкәрлеккә ярдәм итү, аның үсешенә булышу, эшмәкәрләрне яклау темаларына багышлана.