Мамадыш районында иң сирәк һәм гадәти булмаган исемнәр рейтингы башында Тамерлан исеме урын алды

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

2015 елның 16 мартында  Мамадыш районы  ГХАТ бүлегендә ахыргы еллар өчен сирәк һәм гадәти булмаган Тамерлан исемле бала теркәделәр. Баланың ата-анасы Рамил һәм Илсөяр исем сайлауга бик җитди караганнар. Гаилә башлыгы сүзләренә карасаң, игътибарны исемнең сирәклеге генә түгел, ә мәгънәсе җәлеп иткән – “тимер, көчле, дәүләтле”.

 Булачак кияү белән кәләш балачактан ук таныш: Илсөяр яраткан әбисенә һәр җәй кунакка кайтып йөргән. Бер-берсенә булган мәхәббәтләрен аңлагач та, әле 5 ел очрашып йөриләр. 2009 нчы елның августында Рамил белән Илсөяр никахларын рәсми төстә теркиләр. Әйтергә кирәк, Тамерлан гаиләдә икенче бала, аның 4 яшьлек  Дилә апасы бар.  Әнисе әйтүе буенча Дилә бу көннәрдә бик каты апа булырга әзерләнеп йөри. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International