Исем үзгәрсә дә, җисем үзгәрмәс.

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Якшәмбе көнне биш икътисадый зонаның төрле яшьтәге иң көчле спортчылары Мамадышка җыелдылар. Алар унике төрдән (спорт гаиләләре исә ике номинациядә җиңүчеләрне барладылар) “бил алыштылар“. Шәһәр стадион-ипподромда, район мәдәният йортының спорт залында, шәһәрдәге 1нче санлы мәктәптә, көрәш буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә, “Олимп“ спорт комплексында, чын мәгънәсендә, кызу көрәш барды. Кызганычка каршы, кайбер зоналарда пропискада булмаган кешеләрне җыелма командага алу очраклары ачыкланды. Спорт гаиләләре алып килмәгән төбәкләр дә “зыян“ да күрделәр. Нәтиҗәләргә килгәндә, Красная Горка икътисадый зонасы җыелма командасы шашка, шахмат, гер күтәрү, волейбол, өстәл теннисы буенча беренчелекне яуладылар. Бадминтон, чаңгыда узышу, турникта тартылу буенча Шәдче төбәге спортчларына тиңнәр булмады. Кирмән зонасы көрәшчеләре келәмнәрдә үзләренең осталыкларын күрсәтеп, пъедесталның югары баскычына күтәрелделәр. “Әти-әни һәм ул“ номинациясендә дартс, өстәл теннисы, кыска арага йөгерү (челночный бег) һәм шашка төрләрендә иң күп балл җыйган Садыйковлар гаиләсе дә шушы төбәктән.  “Әти-әни һәм кыз“ номинациясендә Усали икътисадый зонасыннан Билаловлар гаиләсе җиңеп чыкты. Усалилыларга хоккейдан да тиңнәр булмады. Тәкәнеш төбәге җитәкчеләре пневматик мылтыктан ату буенча үзләренең оста мәргән булуларын исбатладылар. Гомумкоманда беренчелегенә килгәндә, быел башка еллардан аермалы буларак, пъедесталның югары баскычына беръюлы ике төбәк – Кирмән һәм Шәдче икътисадый зоналары спортчылары күтәрелде. Красная Горка командасы – өченче урында. Соңгы өч елда беренчелекне бирмәгән Тәкәнеш төбәге спортчыларына быел дүртенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Усали икътисадый зонасы –  турнирның соңгы баскычында.

Сүз уңаеннан

Әлеге чараның исемен “Авыл спорт уеннары“ яисә “Авыл уеннары“ дип үзгәртү дөресрәк булмас идеме икән? Бит яшьләр категориясенә 18-35 яшьлекләр керә. Ә бу ярышларда мәктәп укучылары да, яшьләр дә, пенсионерлар да катнаша. Исем үзгәрсә дә, аның җисеменә зыян килмәс, дип уйлыйм.

 n7�l��an style='mso-spacerun:yes'>        0,92

 

Түбән Шүләңгер    632           666,325      1,03

Урманчы               3104         3339,475      1,08

Усали                    1382         1545,575      1,12

Соколка                  737           864,1          1,17

Омар                       827           970,175      1,17

Катмыш                 885          1084,775      1,23

Көек-Ерыкса       1598           2020,5         1,26

Шәдче                  1202           1578,025     1,32

Урта Кирмән        536              735,3         1,37

Ишки                    473               763,4         1,61

Дүсмәт               1137              1901,75      1,67

Келәүеш              676               1134,65      1,68

Шәмәк                 499                883,4         1,77

Тауиле                 436                818,85       1,88

Сон                     1027              1936,85       1,89

Олыяз                 1550              3008,75       1,94

Отарка                 711               1461,15      2,06

Мамадыш        15313             35045,12      2,29

Красная Горка   3829              9102,286     2,38

Район буенча  44198             74303,856     1,68

                                                           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International